- бәйләү
- I. 1. Җеп, киндерә, бау, тасма кебекләрнең очларын төенләп бер-берсенә яки бүтән әйбергә тоташтыру 2. Бау һ. б. ш. белән берәр җиргә тагып, эләктереп кую; арканлау 3. Бау, җеп ише белән кысып урап төрү; төйнәү. Бау, билбау ише белән кысып уратып алу, буу (билне, капчык авызын һ. б.). Урап-чорнап төрү, каплау (яраны, күзне һ. б.) 4. Бау һ. б. ш. белән чолгап, хәрәкәт ирегеннән мәхрүм итү. (кулны, аякны, кешене һ. б.) 5. Оештырып төреп һәм бәйләп ясау (себерке, көлтә һ. б. ш. тур.) 6. Энә һ. б. ш. белән үрү, үреп эшләү челтәр б. 7. Тоташтыру, элемтә чарасы булу. Бәйләнеш урнаштыру 8. Нәтиҗәне сәбәпкә бәйле дип тану яки күрсәтү 9. күч. Берәр җирдә даими булырга, торырга яки берәр эшкә урнашырга, алынырга мәҗбүр итү. Үзеңә нык җәлеп итү, тарту 11. күч. Якын, тыгыз мөнәсәбәт урнаштыру, рухи берләштерү 12. лингв. Синтаксик мөнәсәбәтне күрсәтү, белдерү (ярдәмлек сүзләр һ. б. чаралар тур.). II. БӘЙЛӘҮ – и. 1. Бәйләп, арканлап куя торган бәй 2. Бәйләп, арканлап тоту-тотылу бәйләүдәге эт 3. Бәйләп, үреп эшләнгән әйбер 4. Бәйләвеч
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.